Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Балтачта карбыз үстерүче оста бакчачылар бармы?

Карбызның үсентесе күчереп утыртканны яратмый. Шуңа күрә аерым савытларга берәр орлык чәчегез

Карбыз орлыкларын кайчан чәчәргә икән дип аптырап йөрүчеләр дә бардыр бәлки. Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип уйлыбыз. Теплицага иртәрәк утыртучылар апрель башларында, ә урамга утыртучылар апрельнең 20се тирәсендә орлыкларны утырта башласа була. 10 көн дигәндә үсентеләр тишелеп чыгарга тиеш. 35 көн өйдә үскәннән соң, кыраулар көтелмәсә, аларны урамга утыртырга була. Ләкин 15-18 градуска җир җылынган булырга тиеш.

Орлык сатып алганда 2-3 еллыкларын алырга тырышыгыз. Чөнки берьеллык орлыкларда ата чәчәкләр күп була. 2-3 еллыкларда ана чәчәкләре күбрәк була. Шулай ук 70-90 көндә җитешә торганнарын сайлагыз.

Карбызның үсентесе күчереп утыртканны яратмый. Шуңа күрә аерым савытларга берәр орлык чәчегез. Бакчага күчергәндә тамырын кузгатмыйча гына утыртырга тырышыгыз. Утыртыр алдыннан орлыкларны 10 минутка тозлы суга салыгыз (1 литр суга 1 аш кашыгы тоз). Аска төшкәннәрен утыртырга була. Өстә калганнары буш орлык була. Тозлы судан алгач чайкап алыгыз да, марляга төреп, 60 градуслы җылы суда 2 сәгать тотыгыз. Шулай эшләсәң дә ана чәчәкләре күбрәк булачак. Аннан алгач карбыз чирләмәсенгә 30 минутка алсу төстәге марганцовкалы суга салып куегыз. Шуннан соң борынлатырга куегыз. Борынлагач утыртасыз да, савытның өстен пленка белән каплыйсыз. Җылы урынга куясыз. Бакчага 3-4 чын яфрагы үскәч утыртырга була. Карбызга көндез 25-30, төнлә 20-25 градус җылылык кирәк.

Чыганак: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев