Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кыярлар төз һәм матур үссен өчен

Кайчагында түтәлләрдә груша формасындагы, яки кәкре-бөкре кыярлар үсә башлый. Сәбәбе нидә?

Кыяр тозлау өчен хуҗабикәләр бер озынлыктагы, төз һәм матур яшелчәне сайларга тырыша. Тик кайчагында түтәлләрдә я груша формасындагы, я кәкре кыярлар үсә башлый. Яшелчә уңышы шундый булмасын өчен нәрсә эшләргә соң? Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Гөлия Дәүләткулова бу уңайдан киңәшләр бирә.

— Бакчада мондый кыярлар үсә икән, димәк, аларга ниндидер микроэлементлар җитми. Кыярга күпчелек очракта калий һәм азот җитми. Җәй уртасында бу аеруча сизелә. Төннәр суыту белән дә яшелчәләрнең формасы үзгәрә.
Калий җитмәгәндә кыярның төсе саргая, алар груша формасын ала. Шул ук вакытта аның яфраклары да эчкә таба бөрешә башлый, аларда таплар барлыкка килә.

Хәлне яхшыртыр өчен үсемлекләргә калий тозы сибәргә (25-30 граммны 10 литр суда эретеп), дүрт көннән түтәлгә яхшы итеп су сибәргә кирәк. Шулай ук көл төнәтмәсе сибү дә яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 500 грамм көлне 10 литр су белән бутап, бер тәүлек тоткач, яшелчәләргә коярга. Бер кыяр төбенә бер литр чамасы җитә.

Кыяр ачык яшел төскә кереп, формасы кишерне хәтерләтсә, аны мочевина белән эшкәртергә киңәш итәм. 5 граммны 1 литр суда эретеп, сиптерегез.

Кыярларга дөрес итеп су сипмәү дә аларның формасы үзгәрүгә китерүе ихтимал. 25-28 градус җылылыкта булган суны 2-3 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк. Август уртасыннан, киресенчә, атнасына бер тапкыр су сибү дә җитә.

Тагын бер сәбәп — кыярны ел саен бер урынга утырту. Бу яшелчәне кәбестә, помидор, бәрәңге, чөгендер, борчактан соң утырту әйбәт. Кыярның уңышын ике-өч көн саен җыеп торырга кирәк. Бу уңышның сыйфатына да, күләменә дә зур йогынты ясый.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга кыяр үстерү