Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Помидорны нәрсә ашый?

Помидор янында кинза, сарымсак, рәйхан (базилик) үстерү күбәләкне куркыта

Помидорга ябалакбаш күбәләге (совка) личинкалары зыян сала. Икенче төрле аны «төн күбәләге» дип йөртәләр. Исеменнән күренгәнчә ябалакбаш күбәләге төнлә оча, аның личинкалары да төнлә чыга.

Ябалакбашка каршы «Искра», «Актеллик» кебек препаратлар нәтиҗәле, помидорлар үскәндә «Фитоверм», «Битоксибациллин» кебек биологик препаратлар куллана аласыз. Эшкәрткәннән соң, өч көннән помидорларын юып ашарга ярый. Помидор янында кинза, сарымсак, рәйхан (базилик) үстерү күбәләкне куркыта. Личинкалар бик яхшы күренә, аларны кул белән җыеп та җиңеп була. Теплицага ябышкак лента элүнең ярдәме тия, күбәләкләр аңа эләгәчәк.

Көзен бакчада һәм теплицада үсемлек калдыклары калдырмагыз, көз азагында теплицаның җирен казырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев