Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Трактордан – танкка яки Гадел Кутуй язмасына кергән райондашыбыз хакында (+фото)

Якыннары турында туплаган истәлекләре белән редакциябезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны барлап, газета битләренә чыгарып, якыннары турындагы истәлекләрне тарихка кертергә теләүчеләр дә байтак. Чапшар авылында яшәүче Гәүһәрия апа Габдуллина (Хисамова) да шундый үтенеч белән килде безгә.

Бөек Ватан сугышы башланганда Бәдегыйның Фин сугышыннан кайтуына бары ярты ел гына вакыт узган була. Сугыш башлану белән, яңадан, беренчеләрдән булып фронтка китә...
Күп кенә батырлыклары өчен гвардия капитаны Бәдегый Хисамов Сугышчан Кызыл байрак, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 4 орден кавалеры, күп медальләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы вакытында күренекле татар язучысы Гадел Кутуй Бәдегый Хисамов белән дүрт тапкыр очрашып, “Тетрә, Берлин!” дигән очеркында аның хакында “Менә батыр танкист, гвардия өлкән лейтенанты Бәдегый Хисамов. Командирлары аның турында: 
– Кыю, хәйләкәр егет диләр, – дип яза. 

Бәдегый Хисамовның немец солдатларын ничек итеп камап алып, бирелергә мәҗбүр иткәнен, газетабызның 11 май саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев