Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтач волонтерлары кабат гуманитар ярдәм белән юлга кузгалды (фото)

Бүген җаваплы, ерак юлга чыгып киткән волонтерларга хәерле юллар телибез, дип яза Рәсми Балтач.

Балтачтан Рамил Аглиуллин җитәкчелегендәге #СВОихнебросаем төркеме бүген гуманитар ярдәм белән юлга кузгалды. 

Бу юлы волонтерлар хәрби операция зонасындагы егетләрнең соравы буенча УАЗ буханка машинасы алып баралар. Машинаны Балтачыбызның бик игелекле, олы җанлы егете Илнар Мансур улы Әхмәтов тапшырган. Запас частьларны да Илнар сатып алган, ә машинаны тулысынча волонтёр Марат Тәбрис улы Галәветдинов үзенең уллары белән төзекләндереп чыккан.

Шулай ук волонтерлар бик күп медицина кирәк-яраклары, кондитер, ит ризыклары алып баралар.

Төркемнең җитәкчесе Рамил Аглиуллин: госпитальгә дә барабыз, анда бик күп яраланган егетләребез бар. Хәлләрен белешеп чыгабыз. Госпитальдән сораган медикаментларны җыюда райондашларыбыз бик актив, шулай ук игелекле эштән читтә калмаган мәктәп коллективларына зур рәхмәт, ди.

Бүген җаваплы, ерак юлга чыгып киткән волонтерларга хәерле юллар телибез, дип яза Рәсми Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво