Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Район башлыгы хәрби операция зонасында булды (фото)

Укучы балалар язган хатларны хәрбиләр кабул итеп алган.

«Бу көннәрдә без волонтерлар белән берлектә Луганск Халык Республикасы, Старобельск, Рубежное шәһәрләрендә булдык. Махсус хәрби операция башланган елда Старобельскта хәрби хезмәт үтүче Балтач районы егетләренең күбесе бүгенге көндә хезмәтләрен контракт нигезендә дәвам итәләр. Аларга үзебез алып килгән мотоцикл, машинаны, элемтә өчен техник җиһазларны тапшырдык», дип хәбәр итә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Шулай ук безнең районнан һәм республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән очрашып, аларга җылы киемнәр, азык-төлек белән бергә, сугышчыларыбыз сораган генератор һәм башка техник чараларны тапшырганнар. Егетләрнең рухлары нык, бердәмлекләре көчле. Укучы балалар язган хатларны да һәркайсы кабул итеп алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев