Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Бер фотосурәт тарихы яки җиңү белән җитәкләшеп атлый яралы Хәтер.

Беркөнне телефоныма шушы фотосурәтне җибәрделәр."Бу фотода син дә бар,төшкәнеңне хәтерлисеңме,безнең бабайда сакланган ул ",- дигән хәбәре дә бар иде.

... Хәтерләмимме соң! Шушы тантанага минем дә өлешем кергән бик тә истәлекле вакыйга бит ул.
1985 ел. Бөек Җиңүнең данлы 40еллыгын билгеләп үтү тантанасына зур хәзерлек бара.Гадәттә,район,авыл җирлекләрендә 9нчы Майны сугыш ветераннарын мәктәпләргә очрашуларга чакыру,һәйкәл тирәсендә митинглар, концерт программасы,бүләк- күчтәнәчләр өләшү кебек традицион формада барса,40еллыкка аеруча зур хәзерлек алып барылды.Ул чакта һәр колхоз,авыл,оешмалар бу мөһим датага оешканлык белән алындылар.Фронтовиклар сафы елдан- ел кими барса да,әле алар районыбызда шактый иде .
Минем РОНОда эшләгән чагым Райком,район советы аппаратында,җирле советларда җаваплы урыннарда эшләгән фронтовикларны район үзәгендә үтәчәк тантанага аерым чакырдылар.Элеккеге ресторанда үткәрергә дип планлаштырылды.Алар каршында чыгыш ясауны нигәдер миңа йөкләнде.Олпат яшьтәге фронтовиклар булу өстенә кубесе җаваплы постларда эшләгән җитәкчеләр!
Яшь башым белән ничек итеп алар каршында каушамыйча чыгыш ясый алыйм,ялкынлы,пафослы сүзләр беләнме? Нигә мин,нигә аппаратта эшләүче тәҗрибәле башкалар түгел?
...Зал тулы иде.Иң элек чыгыш,аннан котлау,бәйрәм табыны.
Чыгышымны мин шигъри юллардан башладым.Каршымда гына утырган районның иң көчле идеологы Рашида апа Кариева чыгышымның һәр җөмләсен генә түгел,өтерен,ноктасына кадәр энә күзеннән үткәреп утыра сыман тоелды.
"Утлы- ядрәле дәһшәтле сугыш кырыннан яшь солдат үзенең дошманга булган нәфрәтен,җиңүгә ышанычын,сагыну хисләрен шигъри хат итеп юллаган .Сугыш кырыннан исән- имин кайткан ул солдат бүген биредә- безнең арада утыра.Ул - минем авылдашым,фронтовик Васыйл абый Зыятдинов!"- дип дәвам иттем.
Залдагы халык кинәт Васыйл абый утырган якка борылды .( райфода эшләгән Васыйл абый синнән:" Хай,сеңелем,кайлардан табып алдың ул шигыремне? Бик дулкынландым укыгач,читенсендем",- диде. ) Норма мәктәбендәге музейда күргән идем.
Мин дә ниндидер җиңеллек белән чыгышымны дәвам иттем.Рашида апа да соңнан мактап куйгач,күңел күтәрелде.
Ул чакта хәзерге кебек телефон,җайлы гына фотоаппаратлар юк,фотографлар да бик сирәк чор.Рәхмәт Салавыч мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшем Фатхетдинов Мөбәракжанга .Сүземне тыңлап,районга хәтле килде,фотога төшереп,кеше саен ясап өлгертте.
Нинди кадерле ядкарь!
Кызганыч,барысы да фотога төшә алмый калды.күпләрнең өендә әлеге фото әти- бабаларының кадерле истәлеге булып сакланадыр
...Гарипов Әхәт,Дмитриев Иван,Гафиатуллин Гарифулла,Шафигуллин Кәлимулла,Мортазина Мәйсәрә,Зыятдинов Васыйл,Хакимов Салих,Галиев Хужа ...( Кайберләренең исем- фамилияләрен истән чыгарганмын,гафу үтенәм)
...Балтыйк буе фронты,Курск дугасы,Харьков,Белоруссия,Украина,Карелия,Сталинград,Донбасс...Алар узган данлы сугышчан юллар...Җиңү яулашып,яраланып кайтканнан соң,төрле тармакларда җаваплы урыннарда эшләгән асыл затларыбыз!
Ни кызганыч,күпләре үзләренә лаеклы машина,фатирларны да күрмичә,берәм- берәм фани дөньядан китеп бардылар.
Ил азатлыгы өчен көрәшкән,шәһит киткән каһарманнарыбыз бүген ил байлыгы,мөлкәтенең аерым кулларда икәнлеген ничек кабул итәр икән?! Явыз дошманны җиңү өчен гомерләрен биргән,кан түккән җирләрдә бүген Совет солдаты истәлегенә куелган һәйкәлләрне мәсхәрә итүләрен,неофашизмның баш калкытуын,Украинада кызыл байракларны таптауларын күргәч ни диярләр икән?! Әти сүзен әйтә алмаган( аларның да сафы сирәгәя бара) сугыш чоры балаларының бернинди кадер күрмәве...
Язмамны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан юллары белән тәмамлыйм:
Үзе бәйрәм, үзе монсу-
Җиңү көне гел шулай.
Ахры,җиңүләр халыкка
Корбансыз килми бугай. 


Җиңү белән гел янәшә
Үкенеч- югалтулар.
Кайнар котлаулар артыңда
Әрнүле югалтулар.


Җиңү белән җитәкләшеп
Атлый яралы Хәтер.
Бу коннең ничек килгәнен
Сугыш күргәннәр әйтер.


Данлы бөек тантанага
Кушылган күз яшьләре.
Уйландыра ул картларны,
Уйланамы яшьләре?...


Киләчәк көннәребездә
Васыять итик яшьл әргә:
Акыл, Хезмәт,Намус белән
Язсын җиңеп яшәргә!...



Илсөя Һадиева,

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез кайсысы?.