Сугыш ветераны Гарифҗан ага Галиев кунакларны эш урынында каршылады (+фото)
Бөек Җиңүгә-77ел

Сугыш ветераны Гарифҗан ага Галиев кунакларны эш урынында каршылады (+фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Гарифҗан агага бәйрәм бүләге тапшырып, сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды.

Чепья авылыныӊ «Халыклар Дуслыгы» музее директоры, сугыш ветераны Гарифҗан ага Галиев кунакларны эш урынында, музейда каршылады.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Гарифҗан агага бәйрәм бүләге тапшырып, сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен аңа рәхмәт белдерде, шулай ук изге теләкләрен җиткерде.

 

Баш мөхәррир фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм бүләге сугыш ветераны

Нет комментариев