Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Автобабай” үзгәрмәде

Ел саен районыбызда “Автоледи”, “Автобабай” бәйгеләре оештырылып килә. Беренчесе яшь гүзәл затларның машина йөртү осталыгын тикшерүгә юнәлдерелсә, икенчесендә инде өлкән буын вәкилләре үзләрен сынап карый һәм сынатмый.

Әлеге конкурсларның шартлары бик кырыс булмаса да, саллы бүләкләр белән сөендерсәләр дә, биредә катнашырга теләүчеләр бик күп булмый. Нигә дигән сорау да туа. Юкса, кеше күбрәк булган саен көндәшлек арта һәм ярышу күңеллерәк була, икенчедән мондый чаралар юл-транспорт аварияләрен киметергә ярдәм итә. Чөнки бәйгегә килүчеләр тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәләр, машина йөртү күнекмәләрен дә ныгыталар.

ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге оешмасы, ДОСААФ һәм район ветераннар советы белән берлектә үткәргән конкурс ДОСААФ базасында башланып китте. Өлкәннәребез башта юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үз белемнәрен тикшерсәләр, соңыннан машинада йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Биредә тизлек тә зур рольне уйнады, чөнки конкурсантларның вакытлары билгеләнеп барылды.

Бәйгенең җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды, ул – Рәис Зыятдинов. Рәис әфәнде үзенә тиңнәр булмавын һәм озак еллар яшь шоферларның инструкторы булып юкка гына эшләмәвен раслады. Икенче урында Рамазан Фәрзиев, Равил Хафизов – өченче. Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге оешмасы истәлек бүләкләре тапшырып, уңышлары белән ихластан котлады. Без дә үз чиратыбызда барлык конкурсантларны тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә юлларда исән-имин йөрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автобабай