Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары!

Парк территорияләрендә булганда түбәндәге тәртип кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын үтәвегезне сорыйбыз


Парктагы яшел үсентеләргә сакчыл карагыз:
Газоннар буенча йөрү, анда автомобиль белән керү, агач-куакларны сындыру, чәчәкләрне өзү катгый тыела!
Чисталыкны саклагыз:
Паркларда чүп ташлау өчен махсус контейнерлар бар. Үз тирәгездә чүплекләр булдырмагыз. Беренчедән, бу законсыз, икенчедән, әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч, ә өченчедән, бу районыбызны һәм аның яшәүчеләрен хөрмәт итмәү.
Шешәне яки кәгазьне чүп савытларына ташлау кыен түгел. Башкаларга да яхшы үрнәк күрсәтегез.
Район милкенә зыян китермәгез:
Эскәмияләргә рәсемнәр ясамагыз, аларны кырмагыз, аякларыгыз белән басмагыз.
Коймаларны, мәдәният һәм сәнгать предметларын, биналарны һәм корылмаларны җимермәгез.
Исегездә тотыгыз, вандализм өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Паркларда тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр эчү тыела:
Еш кына тәртипсезлекләр һәм җинаятьләр исерек затлар тарафыннан кылына. Игътибарлы булыгыз!
Дөрес йөрегез:
Велосипедларда, роликларда аерым билгеләнгән урыннарда гына йөрегез, беркайчан да юлның йөрү өлешенә һәм кешеләр күпләп җыелган урыннарга чыкмагыз.
Әлеге транспорт чаралары - иң тотрыксыз һәм якланмаган, хәтта аз гына бәрелешләр дә бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моннан тыш, бөтен өслек тә мондый йогынтыга чыдамый.
❗Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:
Аэрозоль баллоннарны ут янында сиптермәгез.
Салютларны ачык һәм тигез урыннарда, кешеләрдән һәм тиз янып китүче предметлардан ераграк кулланыгыз.
❗Исегездә тотыгыз, парк территориясендә этләрне йөртү тыела:
Җәмәгать урыннарында этләргә муенчаклы бау һәм борынлык киертелергә тиеш. Балалар һәм спорт мәйданчыкларында этләрне йөртү тыела.
❗Паркка үзегез белән корал, шартлаткыч, агулы һәм радиоактив матдәләр, кисүче предметларны алып керү тыела.

 

https://vk.com/baltasimp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев