Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөрбашта бүген зур тантана узды (бик күп фото)

Яңарыш чорында төзелгән мәчеткә 30 ел.

Бөрбаш мәчетенең тарихы авылның яшәеше белән турыдан-туры бәйләнгән. Авылда барлыкка килү, нигезләнү чорыннан ук мәчет эшләгән. Ул заманда мәчетләрнең манарасыз, кысан булулларын искә алырга кирәк. Шунлыктан ул берничә тапкыр яңартылган, күчереп тә салынган.
     1744 елда патша хөкүмәте мәчетләрне җимертүне туктату турында карар кабул итә, авылларда мәчетләр кабат торгызыла, төзелә башлый. Бөрбашта да яңа мәчет калкып чыга. Еллар үткәч, яңа мәчет салу мәсьәләсе  күзгатыла.    1823 елда Казан губерна идарәсенең рөхсәте һәм ул раслаган проект буенча авылда нык итеп, иркен итеп яңа зур агач мәчет төзелә. “Бу мәчетнең ахыргы язмышы үтә аяныч - ул ил өстендә игелекле җилләр көннән-көн үзен ныграк сиздерә барган 1988 елда гына сүтелде. Мәчетне сүткәндә аның түбәсе кыегыннан табылган  язулы тактада мәчетнең 1823 елда төзелгәнлеге, 1883 елда такта белән төрелгәнлеге язылган була. Авыл халкына 165 ел хезмәт иткән мәчетне сүтүчеләр аның әле бернинди төзекләндерүләрсез тагын шуның кадәр хезмәт итәрлеге булган бит дип таң калалар. Бәлки, тагын бер-ике генә ел сабыр ителгән булса, ул тарихи мәчет бүгенге көндә үз асылына кайтыр, манарасыннан изге азан моңы яңгырар иде”, - дип яза Гарифҗан Мөхәммәтшин “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм киләчәге” дигән китабында. Узган гасырның 70 елларында без, мәктәп укучылары бу клуб урнашкан бинада кинолар карап, концертлар куеп йөргән хәтердә калган.
     XX гасырга Бөрбаш авылы инде 1200 дән артык кеше яши торган зур авыл булып аяк баса.  1917 елда икенче җәмигъ мәчете төзелә, авыл ике мәхәлләгә бүленә.
       Район архивында Балтач район Советы башкарма комитетының   1939 елның 15 октябрендәге утырышында Салавыч һәм Бөрбаш авыллары мәчетләренең язмышы хәл ителә. Беренче мәхәллә мәчетен ябып, аның бинасын культура хезмәте күрсәтү максатларында файдалануга бирергә дигән карар кабул итә. Алданрак, 1935 елда югары оч мәчете инде мәктәп итеп файдалануга бирелгән була.    
     Беренче мәчет 1797 елда ук инде җәмигъ мәчете статусы алган, ул чорда  имамлык иткән Ихсан Гомәров - Ихсан бине Гомәр бине Кадермәт бине Сәед бине Ирмән бине Исәнкол. Ул Мәмсә авылында туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укып гыйлем туплаган, соңрак шушында килеп төпләнә. Аның Бөрбашта имамлык чоры ярты гасырдан артып китә. Имамлыкны Ихсан хәзрәтнең икенче улы, 1820 елда Бөрбашта туган Мөхәммәди дәвам итә. Мөхәммәди хәзрәт Ихсан улы Бөрбаш авылының имамы булып 55 елдан артык хезмәт итә. Ул имамлык иткән чорда бабаларны укыту өчен махсус мәдрәсә бинасы сабына, балаларны укытуга нык игътибар бирелә.  
      Мөхәммәди хәзрәттән соң имамлыкны аның олы улы Мөхәммәтгариф дәвам итә. Ул хәрби хезмәттә була, аннан унтер-офицер булып кайта. Шулай ук аның Коръән-хафиз булуы турында билгеле.   Мөхәммәтгариф хәзрәт һәм аның җәмәгате Бибифәрдәнә абыстай гаиләсендә җиде бала туып үскән. Аларның һәрберсенең тормышы фаҗигале дә, гыйбрәтле дә.
    1924 елның башыннан беренче мәхәллә мәчетендә имамлык Гариф хәзрәтнең 1891 елда туган улы Мәсгут Гариповка күчә. Аңарчы Мөхәммәди хәзрәтнең кече улларының берсе булган, 1883 елда туган Җәләл Мөхәммәдине 1917 елла ишекләрен ачкан яңа, икенче мәхәллә мәчете имамы итеп сайлыйлар. 
     Авыл имамнарының язмышы кыл өстендә тора. Иң беренче булып 1929 елның 25 декабрендә авылның мөтәвәллие Хәйрулла Вәлиев кулга алына. 1931 елның 24 мартында икенче мәхәллә мәчете имамы Җәләл Мөхәммәдиевка чират җитә. Әтисе Мөхәммәтгарифның вафатыннан имамлык эшен үз өстенә алып дәвам иткән Мәсхут Гарипов 1931 елның 8 июлендә кулга алына.  
    Район архивында Балтач район Советы башкарма комитетының   1939 елның 15 октябрендәге утырышында Салавыч һәм Бөрбаш авыллары мәчетләренең язмышы хәл ителә. Беренче мәхәллә мәчетен ябып, аның бинасын культура хезмәте күрсәтү максатларында файдалануга бирергә дигән карар кабул итә. Алданрак, 1935 елда югары оч мәчете инде мәктәп итеп файдалануга бирелгән була.    
   Мәчетләр тартып алынган, имамнар зинданнарга, концлагерьларга озатылган, сөргенгә сөрелгән. Инде дин турында уйларга да мөмкинлек калмаган кебек. Әмма авылда дини тормыш сүнмәгән, барлык дини йолалар да үтәлгән. Имам Вазыйфасын үз өстенә алырлык батыр рухлы кешеләр дә табылган.   1964 елга кадәр җомга һәм гает намазлары, шулай итеп, Хәйретдин бабай Хисаметдинов йортында укыла. Хәйретдин бабайның вафатыннан соң җомга намазлары Зәйтүнә апа Шәрифуллина, Гариф ага Вәлиев, Ислам агаларның йортларында укыла. Махсус урын барлыкка килгәнче намаз картларын сыендырган соңгы йорт Кәбир абый Исрафиловларныкы. Гает намазлары җәй көннәрендә зиратта, соңга таба түбәсе ябулы ишек алларында укылган. Ишек алды андый ябулы хуҗалыклар авылда берничә генә була. Озак еллар гает намазлары Мулла урамында яшәүче Мансур ага Газизовлар ишек алдында укылды.  
   Революциядән соңгы чорда, берсеннән икенчесенә изге амәнәт итеп күчерә барып, имамлык вазыйфасын Шәйхетдин абзый, Сәлахетдин абзый Гыйлметдинов, Зариф абзый Хәсәнов, Газизулла абзый Хәбибуллин, Нуретдин абзый Гыйлметдинов, Фатыйх абзый Гобәйдуллин, Габидулла абзый Гобәйдуллин, Фәтхетдин абзый Мөхәммәтдинов, Габделхак абзый Са- фин, Шәһидулла ага Нурмөхәммәтовлар башкарган. Авылның хөрмәтле өлкәне Хәлимә апа Галимова истәлекләреннән күренгәнчә, караңгы кысу-җәберләү елларында Гөлбикә әби Гайнетдин кызы, Рәшидә әби Һибәтуллина, Әсма әби Гобәйдуллина, Хәдичә әби Зарипова, Галимә әби, Минәшәй әби, Гөлсем әби Гарифуллина, Гафифә әбиләр абыстай вазыйфасын үз өсләренә алып, хатын-кызлар арасында киң тәрбия, укыту эше алып барганнар. Соңрак, алардан соң Маһисәрвәр апа, Мәгъсүмә апа, Мәүлиха апалар авылдагы дин, ислам утына сүнәргә ирек бирмәгәннәр. Аларның изге эшен Рәисә апа Шакирова, Фәүзия апа Сибгатуллина, Гөлчирә апа Исрафилова, Рәисә апа Әхмәдиева, Саимә апа Шәриповалар дәвам иткән. 
    80 елларда илдә йомшак ирек җилләре исә башлау белән дини күтәрелеш башлана.  1982 елда Кәбир ага Исрафилов һәм Юныс ага Мөхәрләмов башлангычында авылның бер өе  зиратка күчереп, кечкенә манара куела.Тиздән азан әйтеп, монда беренче намаз да укыла. 1990 елда клубның бер бүлмәсе  гыйбадәт өчен бирелә, намазлар шунда укыла башлый.
   Ә инде1989 елда совхозның отчет җыелышында күтәрелгән авылда мәчет төзү мәсьәләсе Шәһидулла ага Нурмөхәммәтов, Юныс ага Мөхәрләмов Җәлил хәзрәт Фазлыев, авыл Советы рәисе Сәйдәш Хакимов, соңрак Мансур Шәрифуллин, совхоз директоры Рафис Солтанов һәм бик күпләрнең    уртак тырышлыгы белән, зур авырлыклар аша хәл ителә һәм  1992 елның 5 декабрендә Балтач районында яңа чорда төзелгән беренче мәчет буларак Бөрбаш мәчете мөселманнарга ишекләрен ача.  
      Бөрбаш мәчете 1989 елның 10 августында СССРның Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә, 1992 елда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә теркәлгән. Аның беренче һәм бүгенге имамы, аның төзелеш һәм җиһазлау эшләренең әйдәүчесе һәм оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев.
     Мәчет ачылган көннән алып авылда бишвакыт намазның өзелгәне юк.  
   Беренче көннәреннән үк мәчет каршында мәдрәсә эшли, балаларга дин, әхлак дәресләре бирелә. Моннан ике ел элек Казан шәһәренең  “Ярдәм” мәчете канаты астында эшләүче пансионатның нәкү Бөрбаш авылында ачылуы үзе бер әһәмиятле вакыйга булып тора.  
       Җәлил хәзрәт Фазлыев инициативасы һәм тырышлыгы белән 2010 елдан һәр елны Бөрбашта зурлап мөселман балалары Сабан туе уздырыла. Бу көнне авылга Россиянең төрле төбәкләреннән  меңләгән мөселман (балалар, әти-әниләр, укытучылар һ.б.) җыела.
    2015 елда иганәчеләр ярдәме һәм авыл халкының тырышлыгы белән Сабантуй мәйданы төзекләндерелде, ул ел саен яңара, матурая.  Авылда бик күп чишмәләр төзекләндерелде, яңа мәктәп, юллар салынды, елга буенда менә дигән ял паркы, кышкы яктыртылган чаңгы юллары сафка басты. Балалар бакчасы, шәһәрнекенә биргесез итеп мәдәният йорты төзекләндерелде. Бу искиткеч күләмле эшләрнең башында авылны авылны алыштыргысыз имамы тынгысыз Җәлил хәзрәт Фазлыев тора.
         2017 елда мәчет үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Инде менә бу вакыттан бирле 5 ел вакыт узып киткән һәм Бөрбаш мәчете үзенең 30 еллык бәйрәмен зур итеп уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев