Апаларыбызның исемен безгә кушканнар
Дин һәм тормыш

Апаларыбызның исемен безгә кушканнар

Сорауга Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ җавап бирә.

— Гаиләдә бертуган ике апабыз да кечкенә чагында ук үлгән. Берсенә гел күз тия торган булган. Икенчесенең тамагына сөяк кадалып үлгән. Әти-әни алар исемен сеңлем белән миңа кабатлап кушкан. Ник алай эшләгәннәр, белмибез... Язмышлар да кабатлана кебек. Сеңлемә гел күз тия. Ә минем тамак белән проблема. Алар өчен дога кылганда, үзебезгә-үзебез дога кылып утырган кебек. Алай кушу ярыймы?

Сорауга Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ җавап бирә.

— Исем очрагында, алай кушу ярый, бер зыяны да юк. Беркем дә авырмыйча тормый. Күңелләренә андый шик кертмәсеннәр.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев