Бөрбашта XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак
Дин һәм тормыш

Бөрбашта XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак

Көрәштә үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – электроскутер уйнатылачак

18 июльдә 10.00дә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә.

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Көрәштә үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – электроскутер уйнатылачак.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мөселман балалар сабан туе

Нет комментариев