Камил Сәмигуллин: Рамазан — гөнаһлардан чистарыну ае
Дин һәм тормыш

Камил Сәмигуллин: Рамазан — гөнаһлардан чистарыну ае

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Мөбарәк, мөкатдәс, бөек, көтеп алынган һәм иң яраткан Рамазан ае җитте. Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм һәм Рамазан аен кабат каршы алырга насыйп булганга ихластан шатланам, диелә ТР Диния нәзарәте сайтында мөфти мөрәҗәгатендә.

«Рамазан — гөнаһлардан чистарыну, ихласлык һәм кардәшлекнең көчәю, Аллаһы Тәгаләнең бөек юмартлыгы ае. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рамазан ае җиткәч, Җәннәт капкалары ачыла, ә тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар чылбыр белән уратып алына. Шул рәвешле, Рамазан аенда мөэминнәргә Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен бернинди каршылык та юк», - ди мөфти.

 Тулырак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ураза рамазан ае

Нет комментариев