Көектә иман сабаклары укытыла
Дин һәм тормыш

Көектә иман сабаклары укытыла

Кайбер авылларда мәчетләргә йөрүчеләр юк дип хафаланалар. Безнең Көектә бу яктан эшләр гөрли.

Пүскәннән килеп авылыбызның иман йортында Фирая Шәйхетдинова дин сабаклары укыта. Аңа унлап авылдашыбыз укырга йөри. Шушы көннәрдә мәчетебездә тагын бер бик истәлекле вакыйга булды. Яшь имамыбыз Наик Габделхаков тырышлыгы белән иман йортыбызга Рамил хәзрәт Бикбаев килде. Ул безгә бик үтемле һәм бай эчтәлекле вәгазь сөйләде. Моңа без чиксез шатландык.

Камил Бариев
Көек авылы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Көек мәчете

Нет комментариев