Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Коръәннең матур теле

Коръәннең могҗизаларыннан иң зурысы – теленең матурлыгы. Коръәннең бу могҗизасын галимнәр иң беренче урынга куялар

Коръән үзенең матур теле белән гарәпләргә бик нык тәэсир итте. Чөнки Коръән гарәпләрнең иң матур сүзләрен узып китте. Коръән ул шигырь дә түгел, ул проза да түгел, ул аерым башка бер стильгә ия. Коръән ул көйләп укыла һәм хәтта гарәп телен белмәгән, хәтта мөселман булмаган кешеләргә дә Коръәннең укуы күңелгә тынычлык бирә. Ә инде Пәйгамбәр (с. г. в.) үз халкына Коръәнне укыганда, ул аларга шундый тәэсир ясаган, хәтта алар Мөхәммәт безне сихерли дип колак-ларын томалый тоган булганнар.

Гарәп әдәбиятының югарыга менүе
Гарәпләр бик матур һәм кешегә тәэсир итүче шигырьләр язалар иде һәм базарларда шигырь бәйгеләре үткәрә торган булганнар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) туган чорларда гарәп поэзиясе иң югары ноктага җиткән була. Язган яки укылган шигырьләрне аларга хәтта язып барырга да кирәк булмаган. Алар шигырьне хәтердән генә сөйләгәннәр һәм бер ишетүдә йөз юллык шигырьләрне шундук ятлап алганнар. Таиф шәһәрендә янында Гуказ исемле бер базар булган, алар анда шигырь бәйгеләре үткәрә торган булганнар. Беренче урын алган шигырьне алар кәгъбә эченә алтын хәрефләр белән язып элеп куйганнар. Шагыйрьләр алар арасында иң хөрмәтле кешеләр булганнар. Шигырь бәйгеләре шулай ук Мәккәдә дә үткәрелгән. Шундый бер хәл хакында сөйләнә. Бер кешенең 7 кызы була. Ләкин бу гаилә фәкыйрь булу сәбәпле берәү дә бу кызларны кияүгә алырга теләми. Шуннан соң бер шагыйрь бу гаиләне, бу кызларны мактап шигырь яза һәм аны базарда халык каршында укый. Бу шигырь халыкка шул кадәр тәэсир итә ки, хәтта бу кешенең барлык кызларын кияүгә алып китеп бетерәләр. Менә шундый көчле тәэсирле шигырьләр язганнар алар. Бу шигырьләр мескенне югары күтәргән, хөрмәтле кешене түбән төшергән һәм ике кабилә арасында сугыш башларга да сәбәп була алган. 

Иң өстен сүз
Әмма Коръән иңдерелгәч, бу бәйгеләр бетәләр, чөнки Коръән үзенең матурлыгы белән гарәпләрнең шигырьләреннән өстен чыга. Мөхәммәтнең (с. г. в.) укыган бу сүзләре гарәпләрне һәм шагыйрьләрне таң калдырды. Мондый сүзләрне аларның әле ишеткәннәре булмый.

Гарәпләр Коръәннең бу Мөхәммәтнең сүзе була алмый, Аллаһ сүзе булырга тиешлеген күңелләреннән аңласалар да, телләре белән Коръәнне инкяр итәргә тотындылар. Шуңа Аллаһ аларга Коръәнне Аллаһтан икәнен инкяр итсәгез, шундый ук әсәр яып китерегез дип чакырды. Чөнки алар бик оста шагыйрьләр иде. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Алар аны [Коръәнне] уйлап чыгарды, диләрме? Юк, алар ышнанмыйлар гына. Алай булгач, аңа охшаш бер сүз китерсеннәр, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсалар» (әт-Тур сүрәсе: 33 — 34). Гарәпләр үз телләрен нечкәлекләре белән бик яхшы белсәләр дә, тирән мәгънәле, матур шигырьләр язсалар да, аларның Коръән кебек китап язарга көчләре җитмәде. Коръән аларның әсәрләренә караганда бөтенләй икенче иде. 
Соңыннан Аллаһ аларның эшләрен җиңеләйтте һәм бер сүрә генә китерергә чакырды: «Әллә алар бу Коръәнне уйлап чыгарды, диләрме? Әйт: «Алай булгач, Коръәндәге кебек берәр сүрә китерегез һәм бу эштә Аллаһтан башка бөтен ярдәмчеләрегезне чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз» (Юнус сүрәсе: 38).

Яки: "Әгәр дә сез Безнең колыбызга иңдерелгән Коръәннән шикләнсәгез, андагы кебек берәр сүрә китерегез һәм Аллаһтан башка барлык ярдәмчеләрегезне чакырыгыз, әгәр дә сез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз. Әгәр дә сез моны эшли алмасагыз, ә сез моны беркайчан да эшли алмаячаксыз, кәферләргә әзерләнгән, ягулыгы ташлар һәм кешеләр булучы уттан куркыгыз«.(әл-Бәкара сүрәсе: 23-24). Аллаһ Коръәннең башка җирләрендә дә кешеләрне бу бәйгегә чакыра. Бу тәкъдим әле һаман үз көчендә кала. 

Шулай да бу тәкъдимнәрне кабул итепме, юкмы, Коръәндәге сүрәләр кебек сүрәләрны язып караучылар булды. Мәсәлән, гарәп насаралары Корън сүрәләренә охшатып «Иман сүрәсен» яздылар. Бу ун «аятьтән» торган сүрәдә Гыйсәнең сәхабәләре дигездә булганда судан баручы Гыйсәне күрәләр. Алар моңа бик аптырыйлар һәм Гыйсә аларга: «Курыкмагыз, бу мин бит, әллә күрмисезме» — ди. Каты җил чыга һәм Гайсә аларны батудан коткара һәм аларның көймәсенә утыра һәм тегеләр: «Син чыннан да Аллаһның улы икән», — дип аңа сәҗдә кылалар. Яки Пәйгамбәр (с. г. в.) вакытында Йәмәндә яшәгән ялган пәйгамбәр Мусәйләмә миңа да Аллаһтан хәбәр килә дип «аятьләр» укый. Ул анда фил турында, бака турында һәм башка мәгънәсез сафсаталар язып тутыра. Бу «сүрә» һәм «аятьләрне» уку кешене бары тик көләсен генә китерә.

Яла ягулар
Мөхәммәт (с. г. в.) пәйгамбәр булганчы алар арасында 40 ел буе яшәде. Аның беркайчан да кемнедер алдаганы, шигырь язганы яки аны укыганы булмады. Ул бөтенләй укый да һәм яза да белми иде. «Син моннан алда бернинди китап та укымадың, аны уң кулың белән язмадың да. Әгәр шулай булса, ялганда үҗәтлек күрсәтүчеләр шөбһәгә төшәрләр иде» (Ганкәбүт сүрәсе: 48). Һәм кинәттән аның бер нигә дә охшамаган мондый матур сүзләр сөйли башлавын ничек итеп аңлатып булыр икән соң? «Әйт! Әгәр Аллаһ теләсә, мин сезгә моны укымас идем һәм аның турында белмәс идегез дә. Мин бит сезнең арагызда күпме гомер яшәдем, уйлап карамассызмы?» (Юныс сүрәсе: 16).

Шуннан соң Мөхәммәткә кемдер өйрәтеп тора дигән яла яктылар. Мәсәлән, аны Византиядән Мәккәгә күчеп килгән кеше өйрәтеп тора диделәр. Аллаһ аларга җавап итеп: «Без беләбез аларның аны [Мөхәммәтне] кемдер өйрәтә дигән сүзләрен. Ул кешенең теле чит тел бит, ә бу Коръән ачык гарәп телендә». (Нәхл сүрәсе: 103). Оста тел белгечләре Коръәнне яза алмаганны, чит ил кешесе мондый матур сүзләрен ничек яза алсын? Әгәр дә аның берәр өйрәтеп торучысы булса, 23 ел эчендә бу кеше күптән ачыкланган булырлар иде. Чөнки бу вакыт эчендә бу кешене яшереп тору мөмкин түгел. Алай гына да түгел, Пәйгамбәргә (с. г. в.) Аллаһтан вәхи килүне үз күзләре белән күргән кешеләр дә күп булды һәм бу хакта сөйләп калдырдылар.
Мөшрикләр бу Коръәннең кеше сүзе икәнлегенә бүтән дәлил китерә алмагач, дошманлашу, көч куллану юлына бастылар. Алар исламны кабул итүчеләрне төрлечә җәзалый башладылар. Соңыннан инде Пәйгамбәребезне үтерергә кирәк дигән карарга да килделәр. Ләкин бу юл да аларга җиңү китермәде. Алар Мөхәммәтнең укыган аятьләрен кешенең колакларын сихерләүче сихер сүзләре дип әйттеләр. Үзләренә һәм башкаларга да бу сүзләре тыңлаудан тыйдылар. Мәккәгә нинди генә чит кеше килмәсен, иң беренче итеп аңа: «Мөхәммәт янына барма, сүзләрен тыңлама, ул сине сихерләячәк», — дип куркыта торган булдылар.

Нинди матур сүзләр!

Әмма бу Коръәнне тыңлау теләге шул хәтле көчле иде, хәтта Мәккә шәһәренең зур, хөрмәтле кешеләре дә, Пәйгамбәребезнең иң зур дошманнары булсалар да төннәрен шыпырт кына аның ишеге төбенә килеп, таң атканчы, таң калып, Коръән укылганын тыңлыйлар иде. «Бервакыт Абу Суфян (Мәккә башлыгы), Абу Җәһел һәм әл-Әхнәс ибн Шурайк төнлә белән, качып, Коръәнне тыңлар өчен, Пәйгамбәребезнең йортына киттеләр. Йорт янында һәрберсе уңайлы дип тапкан урынга урнашып, таң атканчы Коръән укыганын тыңлап чыктылар. Кайтырга чыккач, бер — берсенә бүтән килмибез дип сүз бирештеләр. Ләкин Коръәнне ишетергә теләү шул кадәр көчле иде, үзләренең биргән сүзләрен бозып, һәрберсе: «Мин генә барып тыңлыйм әле» — дип өч көн буена анда бер-берсен очраттылар. Өченче көнне: «Болай булмый, үзебез Коръәне тыябыз, ә үзебез шыпырт кына тыңлыйбыз», — дип бүтән килмәскә ант бирәләр. Икенче көнгә әл-Әхнәс Абу Җәһел янына бара һәм сорый: «Мөхәммәттән ишеткән сүзләр хакында ни әйтерсең?» Ул: «Безнең һәм аларның кабиләсе арасында гел ярыш барды. Алар да Мәккә кунакларын ашаталар иде, без дә ашаттык, без дә бүләкләр бирә идек, алар да. Ә хәзер алар безнең арабызда күктән хәбәр килүче пәйгамбәр бар, диләр. Аңа ияреп, ничек мин беренчелекне аларга бирә алыйм. Валлаһи, мин аңа мәңге ышанмаячакмын», — диде. Күңеленнән Әбү Җәһел Пәйгамбәребезнең сүзләренә ышанса да, тәкәбберлеге аркасында аңа дошман булуны өстен күрде.

Икенче мисал: Гакрамә ибн Габбас сөйли: «Бервакыт Мәккә башлыклары Вәлид ибн әл-Мугираны Пәйгамбәребез (с. г. в.) белән сөйләшү өчен җибәрделәр. Вәлид үзенең сүзләрен тәмамагач, Пәйгамбәребез аңа Коръән аятьләрен укыды. Бу аятьләрдән Вәлид сүссез калды һәм аптыраган, уйга батып, йөзе үзгәргән хәлдә кайтты. Вәлиднең бу хәлен күреп, Мәккә башлыклары, бу Мөхәммәтнең диненә күчмәгәе дип, хафага төштеләр һәм күңелен күтәрергә дип, Әбү Җәһел аркылы аңа зур байлыклар тәкдим иттеләр. Ул: «Мин бу байлык белән нишлим, мин бит Мәккә халкының иң бае», — диде. Әбү Җәһел: "Алайса, син халыкка аның сүзе миңа ошамады«,— дип әйт. Вәлид: «Валлаһи, сезнең арагызда миннән дә шигырьне һәм аның кагыйдәләрен белүчерәк кеше юктыр, мин хәтта җеннәрнең шигырьләрен дә беләм. Аның сүләре бернәрсәгә дә һәм беркемнекенә дә охшамаган. Валлаһи, аның сүзләре татлы һәм матурдыр. Бу сүзләргә бернинди сүзләр дә өстен була алмас», — диде. 

Әбү Җәһел: «Синең кавемең бу сүзләреннән риза булмаячаклар». Вәлид: «Калдыр мине бераз фикерлим әле». Соңыннан фикерләп уйлаганнан соң: «Бу сүзләр сихердер, ул үзенең сүзләре белән безне сихерлидер», — дип нәтиҗә ясарга мәҗбүр була.

Бу хакта Аллаһ аятьләр иңдерде: «Ул фикерләде һәм чамалады. Ләгънәт булсын аңа — ул ничек чамалады? Янә ләгънәт булсын аңа — ул ничек чамалады? Соңыннан ул уйга батты. Соңыннан ул йөзен чытты, маңгаен җыерды. Соңыннан ул артына борылды һәм тәкәбберләнде. Һәм әйтте: „Бу элеккеләрнең сихередер, бу кеше сүзләредер“, — дип. Тиздән Мин аны утка атачакмын» (Муддассир сүрәсе: 18-26). Фәкать, тәкәбберлек һәм үзеңне башкалардан өстен кую гына кешене хаклыктан ерагайтадыр. Шайтан да шуның белән һәлак булды.

Нәтиҗә
Аллаһ бу җиргә җибәрелгән барлык пәйгамбәрләргә дә пәйгамбәрлегенә дәлил буларак могҗизалар бирде. Мәсәлән, Муса (гс). Аның заманында сихер һәм аның белән шөгыльләнү киң таралган иде. Шуңа күрә Аллаһ Мусага иң оста сихерчеләрнең дә сихерләрен юк итүче могҗиза бирде. Бу могҗизаларны күреп сихерчеләр аңа иман китерделәр. Гыйсә (гс) вакытында медицина бик көчле иде. Шуңа Аллаһ аңа сукырларны күзле итү, дәвасы булмаган авыруларны дәвалау, мәетләрне торгызу могҗизасын бирде. Әмма Пәйгамбәребез заманында шигырь язу, матур сүз сөйләү үзенең иң югары ноктасына җитте. Шуңа аның пәйгамбәрлегенә дәлил буларак, Аллаһ аңа колакларны иркәләүче, күңелләргә үтеп керүче, гарәп әдәбиятыннан күпкә өстен булучы Коръән бирде. Элекке пәйгамбәрләрнең могҗизаларын без хәзер күрә алмыйбыз, без аларга ышанабыз гына. Әмма пәйгамбәребезнең могҗизасы булган Аллаһның китабы Коръән безнең кулыбызда, күз алдыбызда. Ул без мөселманнарны гына түгел, ә мөселман булмаган башка кешеләрне дә сокландыра, гаҗәпләндерә. Мәсәлән, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Бунин һәм башкалар, Коръән белән тәэсирләнеп үзләренең шигырьләрен яздылар.

Творцу молитесь; Он могучий:
Он правит ветром; в знойный день
На небо насылает тучи;
Дает земле древесну сень.
Он милосерд: Он Магомету
Открыл сияющий Коран,
Да притечем и мы ко свету,
И да падет с очей туман.
В пещере тайной, в день гоненья,
Читал я сладостный Коран.
Внезапно ангел утешенья,
Влетев, принес мне талисман.
Его таинственная сила
Слова святые начертила,
На нем безвестная рука. (Пушкин А. С.)

Ночь Аль-Кадра. По темным горным склонам,
Еще спускаются, слоятся облака.
Пел муэззин. Перед Великим Троном
Уже течет, дымясь, Алмазная Река
Не мало царств, не мало стран на свете.
Мы любим тростниковые ковры,
Мы ходим не в кофейни. А в мечети.
На солнечные тихие дворы.
(И. Бунин)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коръән