Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

— Фитыр садакасын мохтаҗларга ашау кирәк-яраклары яисә өс киемнәре итеп бирү рөхсәт ителәме?
— Бисмилләәһир-рахмә-әнир-рахииим! Тиешле фитыр садакасына мохтаҗ булган кешеләргә кирәк-яракларны алып бирергә мөмкин. Кемгәдер акча, кемгәдер көндәлек кирәк әйбер, кемгәдер дару итеп бирергә рөхсәт ителә.

— Коръән укылган аш мәҗлесендә мөнәҗәт әйтергә ярыймы һәм Пәйгамбәребез турындагы мөнәҗәтләрне көйләп уку рөхсәт ителәме?
— Ярамый торган гамәллләр катышмаган һәм дә яхшы сүзләр белән кешеләрнең күңелләрен йомшартып, яхшылыкка өнди торган мөнәҗәтләр һәм җырлар әйтү рөхсәт ителә.

— Ислам динен тотучыларга хәрби хезмәткә барырга ярыймы? Әгәр дә шулай эшләмәсәк, Ватанны кем сакларга тиеш була?
— Мөселман кеше төзегән килешүне үтәргә тиеш. Без Ватаныбызның кануннарын үтәргә бурычлы һәм анда Ватанны саклау максаты искә алынган икән, безгә торган ил-җиребезне саклау вазифасын үтисе була.

— Ислам дине театр, спектакльләр мәсьәләсенә ничек карый? 
— Әгәр дә театр-спектальләр, төрле фильмнар, мультфильмнар тәрбияви максатка нигезләнгән һәм аларда динебезгә каршы гамәлләр юк икән, ул чараларны карау һәм аларда катнашу тыелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев