Хәния Фәрхинең 95 яшлек әнисе медаль белән бүләкләнде
Әниле булу — зур бәхет. Аның догалары абыем белән мине, онык-оныкчыкларын саклап йөртә»
Милләтебезгә моңлы җырчы Хәния Фәрхине бүләк иткән Фәния апаны 95 яшьлек юбилее белән Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхлисламов котлады. Ул аңа Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда илебезне торгызуга зур өлеш керткән өчен рәхмәт әйтте. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан истәлек медале белән бүләкләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә дип яза Интертат.
«Күз нурыбызны гомер бәйрәме белән котлаган җитәкчеләргә рәхмәт. Кадерлебезнең киләсе юбилейларын да үткәрергә насыйп булсын. Әниле булу — зур бәхет. Аның догалары абыем белән мине, онык-оныкчыкларын саклап йөртә», — ди кызы Фирүзә Ибәтуллина.
«Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа өчен аеруча истәлекле көн: аңа 95 яшь тулды. Әлеге юбилеен ул Ак әби булып каршы алды. Ул — 6 баласының газиз әнисе, 12 оныгы һәм 17 оныкчыгының яраткан картые. Фәния апа бүгенге көндә кызы Фирүзә гаиләсендә яши. Ул балаларына, кияү-киленнәренә рәхмәтле», — диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев