Бүлмә гөлләрен дәаими рәвештә ашлап тору
Файдалы киңәш

Бүлмә гөлләрен дәаими рәвештә ашлап тору

Төрле ысул кулланып була!

Моның өчен берничә төрле ысул кулланырга мөмкин.

1. Гөлләргә су сибү алдыннан атнага бер тапкыр туфракка 1 балкашык шикәр комы сибеп чыгыгыз.

2. 1 литр суга 1 ашкашык агач көле кушып, 1 атна төнәтегез һәм шуны гөлләргә 10 көнгә бер тапкыр сибегез.

3. Атнага бер тапкыр аспирин эремәсе (1 литр суга 1 сәдап) сиптерегез.

4. 1,5 литр суга 1 балкашык йөзъяшәр суы кушыгыз да, шуны айга бер тапкыр гөлләргә сибегез.

5. 1 литр суга 1 куык В12 витаминын кушып болгатыгыз да, шуны айга ике тапкыр сибегез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гөлләр үстерү

Нет комментариев