Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Глоксиния кайчан уяна?

Гөлләр үстерүче Әлфия ханым Газизова глоксинияне тәрбияләү буенча киңәшләрен бирде.

Иртә йоклаганнары инде уянадыр, аларны якты урынга алып куярга да була. Әгәр, иртә әле, дисәгез, шытымнарын борып алып ташлагыз. Кисүгә караганда, борып алып ташлаганнан соң, яңасы әйбәтрәк үсәчәк. Инде үссеннәр дисәгез, берничә киңәш.

Яктыга куяр алдыннан, гөлегезне игътибар белән тикшерегез. Савыты кечкенә, грунты искергән булса, бәрәңгесен сак кына актарып алып, зуррак савытка, яңа грунтка утыртыгыз. Үзем “Терра вита” дигән грунт кулланам, тапмасагыз, миләүшәләргә (фиалка) дигән махсус грунт та ярап тора. Бакчагызныкын һич тә киңәш итмәс идем, начары эләксә, гөлегез үсә алмаячак.

Грунтка перлит, вермикулит кебек өстәмәләр дә кушарга була, алар дым сакларга ярдәм итә. Әгәр гөлегез караңгыда уянып, ап-ак бәрәңге сабагы кебек озын булып үссә, һич кызганусыз төбеннән үк борып алып ташлагыз. Әле кояш бик якты түгел, сабакка көчәеп китәргә мөмкинлек юк, ул зәгыйфь булып калачак, бөресен дә күтәреп тора алмаячак, чәчәге дә ачылмый сулачак.

Әгәр гөлегез яңа уянып, кечкенә генә шытымнары алсуланып, үсеп кенә маташа икән, шикләнмичә яктыга куярга кирәк.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөлләр глоксиния