Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Гөлләр шаулап чәчәк атсын өчен...

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.

Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.

Кирәк булачак: 10 г чи чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 л җылы су.

1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.

2. Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга.

3. Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә, дип яза 1001 киңәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев