Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яңа ел табынына... карбыз!

Карбызны кышка ничек сакларга?

Карбыз белән декабрьдә дә сыйланып була. Аны дөрес итеп саклаганда, әлбәттә.

Моның өчен калын кабыклы, бер җире дә ярылмаган, имгәнмәгән карбыз сайлап алабыз. Авырлыгы 4-5 килограмм булганына өстенлек бирегез.

Беренче ысул: гадәти балчыкны су белән кушабыз, масса каймак хәлендә булырга тиеш. Шуны карбызга 0,5 сантиметр калынлыкта сылыйбыз. Яхшылап киптерәбез дә, сеткага салып, караңгы салкынча урынга элеп куябыз. Ашар алдыннан балчыкны юып төшерүнең бер авырлыгы да юк.

Икенче ысул: карбызга 1 сантиметр калынлыкта балавыз сылыйбыз. Эретелгән шәм дә ярый. Карбызны салам яисә гәзит тутырылган әрҗәгә салып, караңгы салкынча урында саклыйбыз. Карбызны ара-тирә әйләндереп торабыз.

Дөрес итеп саклый алсагыз, Яңа ел табынында карбызыгыз да булыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карбыз