Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яшел салатны май бәйрәмнәренә өлгертик!

Теплицада салкынга чыдам яшелчәләрне бүгеннән утыртырга мөмкин.

Өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, шпинат, редис кебек яшелчәләр булсын, дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.

Быел яз иртә килде. Кояш җылыта башлау белән бакчачылар салкынга чыдам яшелчәләрне утырта башлады инде. Түтәлгә орлыкларны чәчкәндә шуны искә алыгыз: беренче уңышны җыеп алгач, аның урынына помидор, кыяр, татлы борыч үсентеләре чыгарып утыртырлык булсын.

Мәсәлән, беренче түтәлгә — шпинат, уртага — суган, аның янына редис утыртырга була. Янәшәдәге түтәлгә — үсенте алу өчен кәбестә, уртада — салат, янына — брокколи, өченче түтәлгә укроп, пекин кәбестәсе, петрушка һәм башка яшел тәмләткечләр чәчәргә мөмкин.

Күпчелек бакчачылар базилик, майоран, розмарин, кервель, мелисса кебек яшел тәмләткечләрне яратып үстерә. Орлыкларны чәчеп, су сипкәч тә түтәлләр өстенә лутрасил каплагыз. Түтәл кибеп китмәсен өчен лутрасилны әледән-әле ачып, җылы су сибәргә онытмагыз. Бигрәк тә редис кипкән җирдә уңыш бирми.

Май башында редис, суган, яшел тәмләткечләрне йолкып алып, алар урынына өйдә үстергән помидор, татлы борыч үсентеләрен чыгару бик уңайлы. Гадәттә, иртә яздагы эшләр поликарбонат белән ябылган теплицаларда гына башкарыла. Пленка белән ябылган теплицаларга яшелчә соңрак утыртыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теплица