Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Ит төрләре һәм аларның файдасы турында

Ит ничек йомшаграк булып пешә?

Сыер итендә А витамины кишердәгегә тиңләшә. Сарык итеннән майлы дип баш тартучылар күп. Анда кан тамырларын холестерин төерләре утырудан саклый торган лецитин күп. Шуның өстенә сарык ите тимер микъдары буенча да чемпион.

Куян ите диетик санала, аның калориялелеге түбән, май юк диярлек, ул яхшы үзләштерелә, аллергия чыгармый. Шуңа кечкенә балаларга да курыкмый бирергә була.

Тавык итендә аксым кызыл иттән күбрәк. Шуңа тавык итенә культуристлар өстенлек бирә. Протеин мускулларны үстерә. Тавык итендә А витамины, тимер күп.

Күркә ите фосфор микъдары буенча балык белән ярыша ала. Күркә итен яратучыларның тешләре нык, ул акыл эшчәнлеген яхшырта. Күркә ите — диетик, аның 100 граммында 60 ккал гына.

Пешергәндә файдалы үзлекләрен сакласын өчен, итне зуррак кисәк алып, салкын суга салыгыз. Тозны әзер булыр алдыннан гына өстәгез. Болай ит йомшаграк булып пешә.

Чыганак: https://vk.com/shahrikazanda?from=search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы ит