Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кабак төшенең файдасын беләсезме?

Кабак төше витаминнарга бик бай

Аларга кальций, селен, калий, тимер, цинк, магний, бакыр, марганец һәм майлы үсемлек кислоталары керә. Кабак төше кан басымын көйли, шикәр күләмен киметә.

Нерв системасына, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, әле ул хәтерне дә яхшырта. Машинада барганда күңел болганса кабак төше ашарга киңәш итә белгечләр.

Көн дә бер уч кабак төше ашау организмны паразитлардан саклый, алардан котылырга ярдәм итә. Суалчаннардан арыну өчен өч-биш көн дәвамында иртән ач карынга 100әр гр кабак төше ашагыз, артыннан җылы су эчегез.

Ашказаны согы кислоталылыгы югары булганда, эчәклек авырулары вакытында кабак төшен ашамавыгыз хәерле.

Ә сез кабак төше яратасызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабак