Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кәбестә уңышын җыю буенча 4 киңәш

Кәбестә уңышын иң соңгы булып җыялар.

Яшелчәне кисәргә 7-10 көн кала су сибүне туктатырга кирәк. Әгәр дә яңгырлы көз икән һәм атна дәвамында яңгыр яуса, кәбестәләргә пленка ябарга онытмагыз.

Кәбестәне коры һава торышы булганда җыярга тырышыгыз. Әгәр дә уңыш җыю яңгырлы көнгә туры килгән икән инде, кискәннән соң кәбестәне саклый торган урынга керткәнче, түбәсе ябулы урында берничә көн киптерегез.

Күчәннәрне үткен балта яисә зур пычак белән кисәргә киңәш ителә. Күчән төбен 5-7 см калдырырга кирәк. Шулай ук кәбестәне сәнәк ярдәмендә төбе белән казып алырга да була. Болай эшләгәндә, аны саклый торган урында төбеннән бәйләп элеп кую да уңайлы булачак.

Кәбестәнең өске өлешендәге яфракларны өзеп ташламагыз. Алар күчәнне зыян килүдән, черүдән саклый. Шулай ук җыйганда кәбестәне каты бәрелүдән дә саклау мөһим. Ул ярылырга яисә чери башларга мөмкин.

Бозылган, черегән урыннары булган кәбестәне озак вакыт саклап булмаячак. Аларны беренче булып ашарга, кышка саклана торган уңыш янына куймаска киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кәбестә уңыш