Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу — бик мөһим!
Кипкән бәрәңге кабыгы бик тиз таркалып, карлыганны файдалы микроэлементларга баета. Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу — бик мөһим!
Кабыкны чи килеш кенә туфракка күмеп куярга ниятләсәгез, һич югында аны кайнар су белән пешекләп алыгыз. Ә инде ашламаны болай әзерлиләр.
Кайнап торган бер чиләк суга 1 литрлы банкага тутырылган бәрәңге кабыгы салып, 3 көн тоталар. Минераль матдәләргә, крахмал һәм витаминнарга бик бай туклыклы катнашма килеп чыга. Аны һәр куак төбенә 3әр литр исәбеннән сибеп чыгалар.
Болай эшләсәгез карлыган эре булачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев