Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Тешең сызламасын өчен нишләргә?

Стоматологлар биргән киңәшләргә колак салыйк әле, дуслар.

Тешең сызламасын өчен нишләргә? Мәсәлән, чикләвекләр, кунжут, какао һәм аннан эшләнгән ризыклар ашау бик файдалы, ди белгечләр. Кунжутны салатларга, әзерләгән кайнар ашларга да салырга була. Анда кальций күп, шуңа ул теш эмален сакларга булыша. Чикләвекләргә килгәндә, аларның һәркайсы файдалы. Аерып атаганда, эрбет чикләвегенә өстенлек бирергә мөмкин: анда Д витамины һәм кальций күп.

Ә сез какаоның магний чыганагы икәнен белә идегезме? Ул кариес һәм эмальне бозучы бактерияләргә каршы көрәшә, авыздагы лайлалы тышчаларны һәм уртларны чистарта, шулай итеп пародонт чирләрен булдырмый. Чиста какао баллыга тартылуны киметә, ул организм өчен бик-бик файдалы, дип яза «Өмет».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теш