«ТУЗГАНАК ФАРШЫ БАР АВЫРУДАН ФАЙДАЛЫ»
Файдалы киңәш

«ТУЗГАНАК ФАРШЫ БАР АВЫРУДАН ФАЙДАЛЫ»

Буыннар сызлаганда булыша, иммунитетны ныгыта, онкологик чирләрне кисәтә.

Тузганакның чәчәкләрен җыеп, дымлансын өчен аларга салкын су сиптереп алыгыз да, 1-2 сәгать торганнан соң, туңдыргычка куегыз. Бер көннән соң катырылган тузганакны иттарткычтан чыгарыгыз. Тузганак фаршы килеп чыга. Аны киптереп кулланырга да була.

1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы тузганакны салып төнәтеп, эчәргә кирәк. Ул вирусларга, гөмбәчекләргә каршы яхшы чара булып санала.

Эндокрин системасына файдалы. Кандагы шикәрне төшерә. Буыннар сызлаганда булыша, иммунитетны ныгыта, онкологик чирләрне кисәтә. Бу чәй барлык авырулардан шифалы.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр

Нет комментариев