Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк

Элегрәк ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фенилкетонуриядән интегүче инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа түләү турында хәбәр иткән иде

Киләсе елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шул хакта хәбәр итте дип яза Татинформ.

«Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда түбәндәгечә тәшкил итәчәк: бер балалы йөклелек вакытында — 955 836 сум, бер балалы йөклелек вакытында өзлегүләр барлыкка килсә — 1 065 074,40 сум, күп балалы йөклелек вакытында — 1 324 515,60 сум», — дип сөйләде эксперт «Газета. ру» интернет-басмасына биргән интервьюсында.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие — вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында бирелә торган түләү ул. Аның күләменә ике ел эчендә түләнгән уртача хезмәт хакы, шулай ук йөклелекнең тибы (бер балалы, өзлегүләр белән бер балалы, күп балалы) йогынты ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев