Балтачта юл кырыена төшеп киткән автомобильдә өч кеше кысылып калган (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта юл кырыена төшеп киткән автомобильдә өч кеше кысылып калган (+фото)

Әйләнеп капланган машина тулысынча яньчелеп беткән...

Татарстанның Балтач районында Казан – Малмыж юлында KIA Rio автомобиле юл кырыена төшеп киткән. Әйләнеп капланган машина тулысынча яньчелеп беткән.

Авария шаһитлары «Татар-информ»га сөйләгәнчә, автомобиль салонында йөртүче һәм ике пассажир кысылып калган. Һәлакәт урынына махсус хезмәтләр килгән. Алар зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга ярдәм иткән. Аннары аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария дтп хәвеф-хәтәр

Нет комментариев