Коточкыч авария булган.
18 августта Туймазы районында коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган. Әлеге вакыйганың нечкәлекләрен республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте М5 «Урал» трассасының 1298нче километрында булган. Анда «Иж-2717» йөк машинасы һәм «ВАЗ-2114» автомобиле бәрелешкәннәр. Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә йөк машинасы водителе һәм «ВАЗ» пассажиры үлгәннәр, «ВАЗ» водителе җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатылган.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев