Моннан тыш, машина йөртүчене автомобиль тавышының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттырган өчен җаваплылыкка тартканнар
Казанда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре стандарт булмаган дәүләт номерлары булган «Лада» автомобилен йөртүчене туктаткан. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Документларны тикшерү вакытында инспекторлар берьюлы берничә хокук бозуны ачыклаган. Автомобильчегә карата стандарт булмаган дәүләт номерлары, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү һәм мәҗбүри иминиятләштерү булмау өчен административ беркетмәләр төзелгән.
Моннан тыш, машина йөртүчене автомобиль тавышының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттырган өчен җаваплылыкка тартканнар.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев