Коточкыч юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтендә Лада машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук үлгән.

Татарстанның Минзәлә районында 18 апрельдә М-7 «Волга» автоюлының 1084 чакрымында коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан.

Лада автомобиле йөртүчесе тизлеген арттырган, идарәне югалтып каршы якка килеп чыккан. Биредә  «Газель» белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Лада машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук үлгән.

Чыганак

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең телеграмм-каналы

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария

Нет комментариев