Күрше районда ир белән хатын мунчада һәлак булганнар
Юл хәрәкәте иминлеге

Күрше районда ир белән хатын мунчада һәлак булганнар

Аларның гәүдәләрен мунчада тапканнар.

Кичә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сабай авылында фаҗига булган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, биредә гаилә пары һәлак булган. Аларның гәүдәләрен мунчада тапканнар. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе яну продуктлары белән агулану булган. 

Вакыйга урынына район прокуроры Раил Шәймәрданов чыккан. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


фаҗига

Нет комментариев