Күршеләрдә зур авария булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Күршеләрдә зур авария булган

Йөк машинасы шоферы тиешле тизлекне һәм дистанция сакламаган.

Кукмара районында зур авария булган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИИ хезмәткәрләре хәбәр итә.

Авария 7 августта 14.00 сәгатьтә Люга авылы янындагы «Мамадыш – Кукмара» автомобиль юлының 58 чакрымында булган.

Йөк машинасы шоферы тиешле тизлекне һәм дистанция сакламыйча аннан алда барган «Hyundai», «ГАЗель» машиналарына һәм каршы як полосадан килүче комбайнга килеп бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев