Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Шоферларга таныш йөзләр

3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Районыбыз, республика юлларында көн дә төрле юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. «Тимер ат»ларга гына зыян килеп калса бер хәл, шушы аварияләрдә күпме гомерләр өзелә, күпме кеше төрле тән җәрәхәтләре ала, бер сүз белән генә әйткәндә, кешенең гомере авариягә кадәрге чорга һәм аннан соңга бүленә. Алкоголь кулланган килеш юлларда җилдерүчеләр саны да кимеми, алар да төрле аянычлы юл-транспорт һәлакәтләре ясап тора. Һәм шундый вакытта без, ягъни халык үзеннән-үзе бер сорау бирәбез: ЮХИДИ хезмәткәрләре кая караган, ник алар эшләми, нигә исерекләр машинада йөри?! Ә бит без үзебез үк тә инспекторлар эшенә киртә корабыз. Юлларда аларны күрүгә кемдер иминлек каешын куярга тотына, исерек шофер күрсәк тә, күрмәмешкә салынып китәбез, машинада балаларның иминлеген сакламыйбыз... Ә аннан соң гаеплене эзлибез.

 

3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Бүгенге язмабызда без шоферларга таныш йөзләр – район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белән таныштырып үтәрбез. Бәйрәмгә әзерләнгән язма булса да, биредә һәркемгә уйланырлык һәм үзенә кирәкле нәтиҗә ясарлык хәлләр бәян ителәчәк.

 

2024 елдан район ЮХИДИ бүлеге белән Борнак авылы егете Искәндәр Мөбарәкшин җитәкчелек итә. Искәндәр Рашатович Яңгул урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, КФУның юридик факультетында югары белем ала. Аннан Ватан алдындагы бурычын үтәп, армия сафларына китә. Хезмәт юлын 2016 елда ЮХИДИ бүлегендә башлап җибәрә һәм бүгенгәчә ул районыбыз юлларындагы иминлекне саклауда. 

 

Искәндәр Мөбарәкшин: «Юлларда фаҗига булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үз бурычын үтәсен иде. Сабырлык җитмәү, бер-береңә хөрмәт күрсәтмәү, ашыгу – болар барысы да юлларда ачык чагыла. Шуңа күрә юл куркынычсызлыгын арттыру, юлларда иминлек булдыру дәүләт органнары эше генә түгел, ә һәр кешенең шәхси җаваплылыгы да, юлларда кеше гомерен саклауның төп нигезе дә.

 

Шулай ук питбайк, мотоцикл, скутер, электросамокат белән идарә итүчеләргә һәм балаларына шушы тарнспорт чараларын алып бирүче әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итәсе килә. Тизлекне яратмаган кеше сирәктер, ләкин, аның ахыры бик тә аянычлы тәмамланырга мөмкин. Мондый транспорт чаралары белән идарә иткәнче һәркем кагыйдәләрне тагын бер кат карап чыксын иде. Балигъ булмаганнар арасында бигрәк тә җәйге чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары ешаеп китә. Шушы араларда гына ике яшүсмер белән булган хәлгә тукталасы килә. Беренче очракта 17 яшьлек егет исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды, икенче очракта 15 яшьлек кыз бала машина белән идарә итеп эләкте. Ә әти-әни кая карый? Ник рөхсәт итә?».

 

Дорга егете Владислав Волков 2022 елдан ЮХИДИ инспекторы булып хезмәт куя. Аңарчыгы хезмәт юлы да аның эчке эшләр белән бәйле. Казанда берникадәр эшләп алганнан соң, ул район эчке эшләр бүлегендәге спецприемникта җитәкче вазыйфасын үти, аннан участок вәкиле булып эшли һәм шул хезмәттән инспекторга күчә.

 

Владислав Волков: «Безнең эштә иң кирәге ул – сабырлык. Шоферлар арасында да төрле кеше эләгә. Туктатсаң, иң беренче чиратта ЮХИДИ инспекторыннан гаеп эзли башлыйлар. Ник туктаттыгыз, акча эшлисез мени, сезгә җитми инде... Шушындый сүзләр белән еш очрашабыз. Ләкин, никадәр генә авыр очраклар булмасын, без үзебезнең йөзебезне саклап калырга тиешбез, андый сүзләрне ишетсәк тә, сабырлык белән, закон нигезендә эш итәбез. Әле күптән түгел генә дә шундый хәл булды, районыбызның бер авылы янында машина туктаттык. Шофер янына килгәндә үк ул бик агрессив иде, ишеккә тотынмагыз, дип безгә закондагы маддәләрне сөйли, видеога төшерә башлады, без документларын тикшерергә сорагач, үз адресыбызга гаепләү сүзләре ишеттек. Машинада тормыш иптәше һәм кечкенә баласы булуга карамастан, ул үзен бик агрессив тотты. Шикләнеп, алкоголь куллануга тикшердек, прибор безнең шикләрне раслагач, хастаханәгә анализлар бирдерергә алып киттек. Бу безнең тарафтан эшләнергә тиешле мәҗбүри чара. Шоферның агрессивлыгы басылып, ул бездән гафу да үтенде. Анализларда алкоголь нормасы беркетмә төзерлек булмагач, без аны җибәрдек, әйбәт кенә таралыштык кебек, ләкин бүгенге көндә ул инде яздырган видеосын социаль челтәрләргә таратып, безне гаепләп йөри. Туганнары тарафыннан да төрле сүзләр ишетәбез. Һәм шушы урында бары тик бер сорау туа. Менә ул шофер исерек килеш берәр хәл ясаса, шул ук туганнарының сәламәтлегенә зыян салса яки берәр кешенең гомерен өзсә, гаепне кемнән эзләрләр идеме икән? Бер шофер күпме кешегә зыян китерә ала, без шуны уйлап, закон кушканча үз вазыйфабызны башкарабыз, юлларда фаҗигале хәлләр санын киметү максатында эшлибез, ләкин барыбер дә халык моны аңлый алмый».

 

Марсель Зарипов Арбор авылында туып үскән. Туган авылында урта белем ала. 2007 елда хәрби хезмәткә китә. 2009 елдан район милициясендә спецприемникта хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан дежур бүлегендә эшли. 2020 елда Дагыстанга барып, шулай ук эчке эшләр юнәлешендә хезмәт куя Марсель Наилевич. Аннан соң участок вәкиле булып эшли башлый һәм шул ук вакытта читтән торып Казанның юридик институтында укып, югары белем ала. 2025 елның ноябереннән Марсель Зарипов район ЮХИДИ бүлегендә административ эшләр буенча инспектор вазыйфасын башкара.

 

Марсель Зарипов: «Участок вәкиле булып эшләгән чорда ук юлда шоферлар белән эшләргә туры килде, шуңа да ЮХИДИ бүлегендәге эш минем өчен яңалык түгел. Безнең хезмәттә иң авыры үз гаебен аңламаган кешеләр белән эшләү. Очрый арада үзләрен бик югары тотучылар да, законны бик белгәндәй сөйләшүчеләр дә, нинди генә очракта да без аек акыл белән эш итәргә тырышабыз. Шоферларга нинди кагыйдә бозуларын аңлату, аларның чыннан да гаепле булуларын җиткерү кайчакта бик авыр. Дөрес, арада барлык кагыйдәләрне үтәп, машиналарының төзеклегенә зур игътибар бирүчеләр дә, инспекторларга хөрмәт белән караучылар да бар. Кызганыч, юлларда көндәлек аварияләр булып тора. Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алгач, төрле тән җәрәхәтләре алучылар, гомерләре өзелүчеләр булмасын иде, дип телибез. Эшләү дәверендә юллардагы җитди аварияләргә күптапкырлар барырга туры килде. Анда инде без хискә бирелә алмыйбыз. Документларны тиешенчә тутырып, эшемне җиренә җиткереп башкарырга тиешмен. Шушы аварияләр бүтән шоферларга, җәяүлеләргә гади генә тоелган юл йөрү кагыйдәсен бозу да авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын исбатласын иде».

 

Хөрмәтле шоферлар, юл хәрәктендә катнашучы райондашларыбыз, район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары да башкалар кебек үк гади кешеләр. Кемдер табиб булып эшли, кемдер янгын сүндерүче, ә алар юлдагы иминлекне саклауга үзләреннән зур өлеш кертүчеләр. Әгәр алар һәрбер кагыйдә бозучыга күз йома башласалар, районыбызда көн дә җитди юл-транспорт һәлакәтләре теркәлеп торыр иде. Бүгенге көндә мондый хәлнең сирәк булуы, инспекторлар хезмәтенең нәтиҗәсе. Бездә югалткач кына кадерне аңлый башлый торган гадәт бар, бу очракта минем шуны искәртеп әйтәсем килә, әгәр сезне юлда туктатып тикшерәләр икән, сезнең юлларда исән-имин йөрүегез өчен эшләнүен аңлап кабул итегезче. Һәрберебезгә өебезгә исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булсын, юлларыбыз уңышлы булсын!

 

Язманың дәвамы киләсе сәхифәдә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм