Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, 2 хатын көпчәк астында кысылып калган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, 2 хатын көпчәк астында кысылып калган

Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, ике хатын-кыз көпчәк астында кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртән Түбән Кама районында сәнәгать зонасында йөк автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны таптаткан, тагын бер ир-атны юлга алып бәргән.

Нәтиҗәдә, хатын-кызлар фура көпчәкләре астында кысылып калган. Шаһитлар аларга тәгәрмәч астыннан чыгарга булышкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрнең өчесен дә җирле хастаханәгә алып киткән.
 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев