Унҗиде яшьлек кыз машинада янды
Юл хәрәкәте иминлеге

Унҗиде яшьлек кыз машинада янды

Бу коточкыч фаҗигага китергән авария кичә төнге 22 сәгатьтә Мамадыш районы территориясендә булды.

Федараль трассаның 946нчы километрында – Түбән Яке авылы янында “КамАЗ” һәм җиңел машина бәрелешә. Шаһитлар сүзләренә караганда, Казаннан кайтучы җиңел машинада ике кеше булган. Бәрелешүдән соң җиңел автомобиль яна башлый. Машина йөртүче егет чыгып өлгерә. Әмма пассажиры – унҗиде яшьлек кыз янган машинадан чыга алмый. Аллаһыбыз туганнарына һәм якыннарына сабырлыклар бирсен!

Чыганак: Мамадыш-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Юл-транспорт һәлакәте янгын бала үлгән мамадыш янып үлгән

Нет комментариев