Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу афәт безгә килмәсен! (фото)

Көн кадагында: Балтачта мөһим мәсьәлә хакында сөйләштеләр.

Күрше Әтнә районының Тукай хуҗалыгында терлекләрдә бруцеллез авыруы чыккан. Хәзерге вакытта 5 мең баштан артык терлекне юк итү бара. Авыру сиптомнары булмаган терлек урында чалына, ә авыртулар чыкканнары яндырылырга тиеш, дип әйтә белгечләр.

Бу хуҗалык тәүлеккә 60 тонна сөт сауган. Иң алдынгы технологияләрне кулланып эшләүче, бер дигән мегафермасы булган бу хуҗалыкның терлекчелек тармагы юкка чыкты дигән сүз.

Ачыклык кертеп китик, бруцеллез — кош-корттан кала, барлык терлекләргә, шул исәптән кешеләргә дә күчү мөмкинлеге булган мал авыруы. Ул һава тын юллары аша, шулай ук малларга ашатылучы ризык аша, ә инде кешеләргә авыру малдан җитештерелгән сөт, ит аша күчәргә мөмкин. Авыру кешедән кешегә кучми!

Бүген район советы утырышлар залында ашыгыч рәветә утырыш уздырылды. Әлеге проблеманы булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге аңлатылды, күрсәтмәләр бирелде.

— Читтән кергән машина белән терлек сатучылардан мал алмаска, Ит, сөт ризыкларын бары тик 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга. Әлеге температурада авыру юкка чыга, - дип аңлатты районның баш ветеринары Алмаз Исрафилов.

Җитәкче аңлатуынча, кешегә бруцеллез авыруының симптомнары — югары температура, хәлсезлек, суставлар сызлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев