Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм артты

Бу хактагы закон проектын Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышында кабул иттеләр

Татарстанда күп балалы гаиләләргә өлкән инвалид балалары 23 яшькә җиткәнче, аның белем бирү оешмасында белем алу-алмавына карамастан, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

Бу хактагы закон проектын Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышында кабул иттеләр. “Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә, өлкән баласы 18 яшькә җиткәнче социаль ярдәм чаралары күрсәтелә .

Бала мәгариф учреждениесенең көндезге бүлегендә укыган очракта, түләү 23 яшькә кадәр арттырыла”, — диде Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта ул 18 яшькә җиткән инвалид балаларның сәламәтлекләре начар булу сәбәпле еш кына көндезге бүлектә укый алмауларын һәм, яшьләренә карамастан, әти-әни тәрбиясендә булуын билгеләп үтте министр. Яңа закон әнә шундый гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев