Кредит алам дип, 200 мең сум акчасын урлаткан
Кеше һәм закон

Кредит алам дип, 200 мең сум акчасын урлаткан

Аферистлар, акча алу өчен документлар һәм курьер хезмәте өчен түләргә кирәк дип, алдаган.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Чистайда яшәүче хатын-кыз, кредит алам дип, 200 сум акчасын урлаткан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“15 июльдә әлеге хатын-кызга билгесез ир-ат шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа кредит бирүне хуплаганнарын хәбәр иткән. Ләкин аны алганчы документлар тутыруга комиссия һәм курьер хезмәте өчен түләргә кирәклеген әйткән”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Хатын-кыз тәкъдимне кулдан ычкындырмас өчен, мошенниклар күрсәткән счетка 200 мең сум акча күчергән. Шуннан соң аферистлар элемтәгә чыгудан туктаган, ә зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кредит

Нет комментариев