Укучылар талаша, аның нәтиҗәсендә оппонентларның берсе җәрәхәтләр ала.
Азнакай районында полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында низаг килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл турында хәбәр 17 гыйнварда килгән. Укучылар талаша, аның нәтиҗәсендә оппонентларның берсе җәрәхәтләр ала.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, ул тәмамлангач процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип өстәделәр ведомствода.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев