Кеше һәм закон

Тәрәзә янында балаларның куркынычсызлыгы: гади, әмма тормыш өчен мөһим кагыйдәләр

Исегездә тотыгыз: москит челтәре баланың авырлыгын күтәрә алмый һәм егылудан саклый алмый

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны тәрәзәдән егылудан сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләр турында искә төшерә:

  • баланы караучысыз калдырмагыз;
  • бүлмәдән чыкканда тәрәзәләрне ябыгыз;
  • тәрәзәләрне блокираторлар белән җиһазлагыз – бу очраклы ачылу куркынычын киметәчәк;
  • мебельне тәрәзәдән читкәрәк куегыз: шулай итеп, бала тәрәзә төбенә менеп җитә алмый;
  • балага тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итмәгез;
  • исегездә тотыгыз: москит челтәре баланың авырлыгын күтәрә алмый һәм егылудан саклый алмый.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев