Кеше һәм закон

Татарстанда этләрне теркәү кагыйдәләре

Таләпне үтәмәгән өчен административ җаваплылык яный

2025 елның 1 июленнән Татарстанда токымына һәм яшенә карамастан барлык этләрне теркәү мәҗбүри. Тиешле канунга республика Рәисе кул куйды.

Таләпне үтәмәгән өчен административ җаваплылык яный: беренче тапкыр бозган очракта — кисәтү яки штраф 2-4 мең сум, кабатланган очракта — 5 мең сум (административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.18 маддәсе).

Теркәлү штрафларны булдырмау өчен генә файдалы түгел: ул югалган хайванны тиз табу мөмкинлеген арттыра һәм ветеринария хезмәтләре белән хезмәттәшлекне җиңеләйтә. Закон елдан артык гамәлдә булуга карамастан, документларны рәсмиләштерүне төгәлләргә дә өлгерергә була.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев