Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта хәрби табиб-хирургны хөкем иттеләр

Кеше үтерү бөтенләй очраклы яки саксыз гамәлләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Нәкъ менә шундый очрак Балтач районында була.

2021 елның бер көнендә элеккеге хәрби табиб-хирург В.га авылдашы И. аркам авырта дип мөрәҗәгать итә. Табиб авыруның амбулатория картасын өйрәнеп, аңа тиешле дарулар исемлеген яза һәм медицина процедуралары үткәрү өчен өенә килергә киңәш итә.

Алга таба В. үз өендә пациентны кабул итә, әмма саксыз эш итү нәтиҗәсендә И. вафат була.

Татарстан Республикасы Балтач район суды тарафыннан хөкем ителүче элеккеге хәрби табиб-хирург Россия Федерациясе Җинаять кодексының беренче өлешенең 109 маддәсе  буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды, һәм аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.

С. Сафиуллина,

Балтач район суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем табиб