Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирле булган өчен батырган

Каты авырган өчен. 34 яшьлек хатын каты авырган баласын үле килеш табуы турында хокук сакчыларына хәбәр иткән.

Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. 34 яшьлек хатын каты авырган баласын үле килеш табуы турында хокук сакчыларына хәбәр иткән. Арытаба табиблар баланың суда батып үлүен ачыклаган.

Элекке ире тикшерүчеләргә белдерүенчә, хатынының баласын дәвалыйсы килмәгән һәм ул аңа үлем теләгән булган. Әмма баланы иренә бирмәгән.

Тикшерү барышында хатын баланы үтерүе турында әйткән. Ул бала үзен начар хис итә башлагач, аны интекмәсен өчен суга батырып үтергән.

Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хатынга 15 елга кадәр төрмә яный.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баласын үтергән Бала гомере