Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Корал белән саксыз кылану шундый фаҗигагә китергән.

 Юлда карабин үзлегеннән атып җибәрә. Нәтиҗәдә, пуля малайның корсагына эләгә.

 Ростов өлкәсенең Азов районында унбер яшьлек малай мылтык атылу аркасында үлгән. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты төбәк буенча идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

 Тикшерү мәгълүматлары буенча, бу хәл 13 февральдә булган. Азов районында яшәүче бер ир иптәше һәм аның балигъ булмаган улы белән бергә ауга чыгып китә. Алгы утыргычта утырган ир ау мылтыгын караштыра башлый һәм хата ясый - коралның көпшәсен арткы утыргычка каратып куя. Бала шунда утыра.

 Юлда карабин үзлегеннән атып җибәрә. Нәтиҗәдә, пуля малайның корсагына эләгә. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерәләр, әмма, табибларның тырышлыгына карамастан, бала вафат була.

 Иргә РФ Җинаять кодексының 109 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганың детальләре һәм шартлары ачыклана.

 Фото: mk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корал