Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта этләр һөҗүме кабатлана

Иясез этләрнең кешеләр, аеруча балалар өчен дә куркыныч тудыруын онытмаска иде

Иясез этләр төнлә шәхси хуҗалыкларга «кунак»ка кереп, бик күпсанда куяннарны, тавыкларны харап итүе турында узган елларда язган идек инде.

Соңгы вакытларда райондашлардан андый моң-зар ишетелмәде. Бәйсез этләр бетте, ахры, дип тә куанган идек. Тик иртәрәк сөенгәнбез.

Шушы көннәрдә Каенлык ягында ике хуҗалыкка этләр кереп шактый гына зыян салды. Беренчесендә биш тавык, бер әтәчне харап итсәләр, икенчесендә яңа йомырка сала башлаган яшь 15 тавыкның башына җиткәннәр.

Бүгенге көндә күп кенә шәхси хуҗалыкларда чебиләр өлгереп килә. Кечкенә үрдәк, каз бибиләре алучылар бар. Игътибарлы булсагыз иде. Кечкенә генә тишектән дә кереп зыян сала этләр.

Иясез этләрнең кешеләр, аеруча, балалар өчен дә куркыныч тудыруын онытмаска кирәк. Халыкны борчыган әлеге мәсьәләгә җирле җитәкчеләр битараф калмасын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Атырга кирэк урамдагы этлэрне.