Госман Хәсәншин 15 апрельдә бәрәңге утырткан
Норма авылында яшәүче 75 яшьлек райондашыбыз Госман Хәсәншин ел саен 16 квадрат метрлы мәйданда Балтачта беренчеләрдән булып бәрәңге утырта.
«Мин ел да апрель уртасында бәрәңге утырта башлыйм, — ди Госман ага. — Көздән җирне әйбәтләп тиресләп, эшкәртеп калдырам. Һәр чокырга башта көл, аннан ком, бәрәңге, тагын бераз көл салам, аннан балчык белән күмдерәм. Бәрәңге 7-8 сантиметрдан артык күмелергә тиеш түгел. 15 апрельдә утыртылган бәрәңге 15 июньдә инде каз йомыркасыннан аз гына кечерәк булып үсеп җитешә. Бәрәңгесе искиткеч тәмле була. Үзебез дә ашыйбыз, туганнарга, балаларга да бирәбез, күчтәнәчкә дә җибәрәбез».
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев